Татарстанда 9 кат тәрәзәсеннән бер бала егылып төшкән

Чаллыда тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән бала егылып төшкән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсенең бер йортында булган.

Дүрт яшьлек малай тәрәзәдәге москит сеткасына ябышкан һәм егылган.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала исән, әмма реанимациядә һәм авыр хәлдә. Табиблар аны коткару өчен барысын да эшли.


Фикер өстәү