«100 мең түлим, авылга кайтасыңмы?»

«Авылны үстереп, терелтеп була аны. Тик ул бүген кемгә кирәк? Эше бар – кешесе юк, акча түләп була – белгече юк». Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче тәҗрибәле фермер Ильяс Сөләймановның җан авазы белән әйтелгән сүзләре бу. Яшьтән үк терлек арасында булган, тынгысыз хезмәтнең бар авырлыгын һәм рәхәтен үз җилкәсендә татыган фермер белән фермерлык, авыл һәм аның киләчәге турында сөйләштек.       

2010 елда ул «Гаилә фермасы» программасына кереп, беренче фермасын төзегән. Узган ел тагын бер грант отып, яңасын сафка бастырган.

– Алабугада алты ел эшләп кайтканнан соң ныклап торып фермерлык белән шөгыльләнә башларга булдым. Эшемне бер баш сыердан һәм 50 сутый җирдән башлаган идем. Бүген 200 башка якын терлегем һәм 368 гектар җирем бар. Терлекләрнең 150се – савым сыеры, – ди ул.

Камааръягы зонасында беренчеләрдән булып фермасын роботлаштыручы да әле Ильяс абый. Бүген аның 150 сыерын ике робот сава.

– Бу сыер савучы таба алмыйча җәфаланудан килеп чыккан карар булды. Безнең эштә иң авыры – эшче куллар табу. Бүген 100 мең сум хезмәт хакы бирәм дисәң дә, авылга сыер саварга килүче юк. Менә син кайтыр идеңме?

Мин, «юк» дигәнне аңлатып, баш чайкадым.

– Кайтмыйсың шул. Кызым да шулай ди. Бүген – шулай, ә иртәгә бөтенләй булмаячак. Шуңа күрә ике робот алырга булдым да инде. Авылларга эш, акча булмаганлыктан кайтырга теләмиләр, диләр. Эш анда түгел. Тырыш кешегә эше дә, акчасы да бар. Хәтта шәһәрдә дә аерым бер һөнәрләргә кеше таба алмыйлар. Кая китә ул халык? Шуңа шаккатам мин. Аптырагач, ике ел үзбәкләрдән саудырдым сыерларны.

Сыерларны роботлар сава башлагач, беренчедән, кадрлар кытлыгы кимегән. Икенчедән, сөт күләме арткан.

– Робот сава башлагач, сыерларның продуктивлыгы 3 атнада 6 литрга күтәрелде. Шул ук карау, шул ук ашату югыйсә. Чөнки роботлар дөрес сава. Көненә өч тапкыр, дөрес технология белән эшли бит ул, – диде Ильяс Сөләйманов.

Фермер әйтүенчә, замана машинасы сөтлебикәләрне җиде сәгатькә бер тапкыр, хәтта төнлә дә сава. Ашарга дип кергән сыерны машина савып чыгара. Вакыты җитмәсә, кабат чыгарып җибәрә. Арада тәүлегенә 40 литр сөт бирә торган сыерлар да бар.

Хәзер фермада Ильяс абыйга бер генә кеше ярдәм итә.

– Барысына да үзем өлгерү мөмкин түгел. Шуңа күрә тагын бер белгеч эзләгән идем. Техниканы, компьютерны белә торган мал табибы булса, яхшы булыр иде, дип теләдем. 100 мең сум хезмәт хакы түләргә дә риза идем. Авылда шундый кеше таба алмыйм. Киләчәге бармы авылның? Кызганыч. Үземә зур булмаган сөт заводы төзисе килгән иде. Ләкин әлеге дә баягы эшләрлек кеше булмагач, бу уемнан да кире кайттым. Авылны үстереп, гөрләтеп яшәтеп була аны. Тик ул инде хәзер беркемгә дә кирәкми. Эшли торганы китеп беткән, калганы андый эшне булдыра алмый. Ветеринария хезмәте дә бик аксый әле бездә, – дип ачынып сөйләде тәҗрибәле фермер.

Фермер сөтне сөт заводына тапшыра. Бүген аның өчен литрына 31 сум түлиләр.

– Июльдә 1,5 тиенгә киметтеләр сөт бәясен. Югыйсә бер сәбәп тә юк. Сөт бәясе төшү беренче чиратта аны эшкәртүчеләргә бәйле. Башка елларны майда ук төшереп куялар иде. Быел шулай да бәяләр тотрыклы торды әле. Хәзер инде сөт күләме дә кимеде. Узган ел, азык җитәрлек булмау сәбәпле, бер типлы азык ашата алмадым. Шул сәбәпле сөт кимеде. Югыйсә минем сыерларның сөтләре төшәргә тиеш түгел иде.

Дөрес, җәен фермерга балалары да булыша. Каникул вакытында ике улы – әтиләренең уң кулы.

– Улларымның берсе аграр юнәлешне сайлады, икенчесе – электр энергиясе буенча белгеч. Карарларында нык торып, кире авылга кайтырлар, дип өметләнәм, чөнки бөтен булдырганым, тапкан-тырышканым алар өчен. Барысын да аларга кала дип төзедем. Тик алар да вакыт-вакыт: «Әти, монда эш бетә торган түгел икән», – диләр. Җәен бер минут тик торганнары юк. Иртәдән алып төнгә кадәр аяк өстендә. Менә хәзер бодай сугарга керештек, – ди ул.

Шулай да фермерлык үз-үзен аклыймы? Әлеге сорауга Ильяс Сөйләйманов менә ничек дип җавап бирде:

– Аклый, ләкин авыр. Бу – бары тик безнең хезмәт белән генә бара торган эш. Бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырып булмый. Көне-төне эшләргә кирәк, бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Ә без – инде яшьтән эшләп, чыныгып үскән егетләр. Менә балаларыбыз безнең эздән ахыргача барырга риза булырмы – анысы билгесез. Чөнки алар инде үскән вакытта ук монда җиде кат тир чыгарасын белеп, күреп үсә. Киләчәктә терлек азыгы сала торган машина ала алсам, механизаторларга да ихтыяҗ булмас иде. Бәлки кайчан да булса бездә дә фермерлар, чит илнекеләр шикелле, фермаларын өчәр көнгә калдырып, ял итәргә китә алырлар иде… Тик бездә аңа кадәр бик ерак әле.

Зөһрә Садыйкова

Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»


Фикер өстәү