Җирле халыклар телләренә багышланган чаралар үткәреләчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2032 елларда Җирле халыклар телләренең халыкара 10 еллыгын үткәрүгә багышланган төп чаралар планын раслаган. Аларның саны – 68.

Чаралар дәүләт идарәсен камилләштерү, мәгариф һәм педагогик кадрлар әзерләү, фән, цифрлаштыру һәм мәдәният, шулай ук 10 еллыкны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча блокларга бүленгән. Мәсәлән, мәгариф һәм педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендә туган тел, әдәбият буенча фәнни-методик материаллар булдыру, укучылар, студентлар һәм аспирантлар арасында «Төрки телләрнең лингвокультурологиясе: проблемалары һәм перспективалары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылган.

Чараларны үткәрү буенча оештыру комитеты да расланган. Аңа вице-премьер Васил Шәйхразыев җитәкчелек итәчәк. Урынбасарлары итеп мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләнгән.


Фикер өстәү