Казан сырхауханәләренә 65 мең доза «Совигрипп» вакцинасы кайтты

Казанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе – 65 мең доза «Совигрипп» препараты кайткан. Прививканы шәһәр халкы яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге (Җиңү Проспекты, 91) вакцинацияләүнең мобиль пунктында ясата ала. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә

«Совигрипп» – гриппны профилактикалау өчен инактивлаштырылган вакцина. Тавык аксымына яки вакцинаның башка компонентларына аллергия, шулай ук алдагы гриппка каршы прививкаларга көчле реакция булганда, аны кулланырга ярамый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә вакцинация грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклауның иң нәтиҗәле ысулы булып кала, дип искә төшерәләр. Җәй азагы һәм көз башы – прививка ясау өчен иң уңайлы чор. Хәзер ясаткан очракта иммунитет авырулар санының артуына кадәр формалашып өлгерәчәк. Гриппка каршы прививкаларны COVID-19 вакцинациясе белән бер үк вакытта ясатырга мөмкин.


Фикер өстәү