«Их, җәй!» салаты ясау ЫСУЛЫ

Илсөя Шәйхетдинова рецепты

Бу салат, тәмле булуы өстенә, кышкы суык көннәрдә җәйнең бөтен матур төсләрен сагынып искә төшерергә ярдәм итәчәк.

Кирәк булачак: яртышар кило кызыл һәм сары татлы борыч, 2 ташкабак (уртача зурлыкта – цукини булса, тагын да әйбәтрәк), тәменчә петрушка, сельдерей, кинза, 1 аш кашыгы тоз, 2 литр су, 50 мл уксус, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 баш сарымсак, тәменә карап, хуш исле түгәрәк борыч.

Борычны юып, орлыкларыннан чистартабыз һәм кисәкләргә турыйбыз. Ташкабакны юабыз. Яшен чистартмаска да мөмкин. Өлгергәннәренең кабыгын әрчеп, боҗралап турыйбыз. Сарымсакны тырнакларга аерып чистартабыз. Яшел тәмләткечләрне юып ваклыйбыз. Яртышар литрлы яки зуррак банкаларны стерильләштерәбез, тимер капкачларны кайнатабыз. Сарымсактан кала бөтен яшелчәләрне кәстрүлгә тутырып, су, серкә, тоз һәм шикәр комы өстибез һәм кайнатып чыгарабыз. Шуннан соң тагын 15 минут сүрәнрәк утта тотабыз. Уттан алып, яшелчәне банкаларга тутырабыз, һәркайсына бер-ике тырнак сарымсак, яшел тәмләткеч, хуш исле түгәрәк борыч өстибез. Маринад агызабыз һәм тимер капкач белән борып ябабыз.


Фикер өстәү