Владимир Путин төбәк башлыгына “ирләр эчә һәм алга таба да эчәчәк” дип кенә уйламаска кушкан

Владимир өлкәсендә эчкечелектән интегүчеләр саны – Россиядәге уртача күрсәткечтән зуррак, биредә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау эшен җәелдерергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев белән очрашуда белдергән.

Шуңа игътибар иттем: 2021 елда “эчкечелек” һәм “хәмер психозы” диагнозы 100 мең кешегә 122,6 очрак тәшкил иткән. Россия буенча уртача күрсәткечтән 2,6 тапкыр зуррак сан. Бик күп бу”, – дигән Путин.
Аның әйтүенчә, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау эшен җәелдерергә кирәк.

“Ирләр эчә һәм алга таба эчәчәк, дип, моңа берни булмагандай, бармак аша гына карамаска кирәк. Бу мәсьәләне хәл итү буенча бик нык эшләү шарт”, – дигән Президент.

“Әмма пропаганда гына аз. Спорт белән – физик культура һәм культура белән шөгыльләнү өчен инфраструктураны үстерү таләп ителә”, – дигән Путин.

Аның әйтүенчә, кешеләрнең спорт һәм мәдәният корылмаларына йөри алуы өчен шартлар тудырырга, шулай ук төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү белән шөгыльләнергә кирәк.


Фикер өстәү