Татарстан Президенты «Коген Казан» төзелеш материалларының яңа җитештерүендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында «Коген Казан» ҖЧҖ яңа тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүендә булды. Аны Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Татарстан транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Җитештерүне бу елның июнендә эшләтеп җибәргәннәр. Предприятиедә бордюрлар, су бүлү люклары, тимер-бетон күчерешләр һәм плитәләр, кече архитектура формалары эшләнә. Шулай ук барлык мөмкин булган конфигурацияләрдә плитәләр җитештерелә, шул исәптән премиум-класс та.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехын карап чыкты, әзер продукциянең төрле үрнәкләре һәм тимер-бетон эшләнмәләренең номенклатурасы белән танышты.

Ел саен «Коген Казан» төрле төрдәге 500 – 700 мең кв.м плитә чыгара һәм төяп җибәрә ала, якынча 1 – 1, 2 млн ПГ. м. бордюр. Барлык продукция югары технологияле җиһазларда коры вибропресслау ысулын кулланып җитештерелгән. Әлеге метод эшләнмәнең ышанычлылыгын һәм озак вакытаа чыдамлы булуын, атмосфера күренешләренә бирешмәүчәнлеген, шулай ук дымлылыкның түбән булуын гарантияли.

Предприятие ачылганчы шундый ук продукция Казанга Рязань, Түбән Новгород һәм Воронеж шәһәрләреннән кертелгән. Хәзер җирле проектларны гамәлгә ашырганда, төзелеш компанияләре продукция бәясенең 30 – 40%ын тәшкил итә торган логистик чыгымнарга акчаны янга калдыра ала.

Шулай ук Президентка ком, вак таш һәм җитештерү өчен кирәкле башка инерт материаллары булган вагоннар кабул итү мәйданчыгын да күрсәттеләр.


Фикер өстәү