Бөек афераның кадерсез юбилее нигә тыныч кына үтеп китте?

2022 елның 14 августын бик тыныч кына үтеп киттек. Ә бит нәкъ утыз ел элек нәкъ шул көнне бөек бер алдауга старт бирелде: Ельцинның «Россия Федерациясендә приватизация чеклары системасын гамәлгә кертү» дигән указы белән һәр Россия гражданины (яңа туган сабыйдан алып кабер якасында торган картка кадәр) потенциаль капиталистка әйләнде.

Эш бик аздан гына тора иде: кулыңа бирелгән ун мең сумлык ваучерга дәүләт предприятиеләренең кайсының булса да өлешен – акциясен сатып аласың да дивидендлар яуганын көтеп тик ятасың. Уңышлы һәм табышлы эшли торган компаниянең калҗасын умырып ала алсаң, син бәхетле: дивидендлар яңгырдан соң үрчегән гөмбәләр кебек өстеңә явып кына торачак. Рентабельсез предприятиенең акцияләрен аласың икән, үзеңә үпкәлисең инде. Бу эш белән үзең шөгыльләнәсең килмәсә, рәхим ит: дистәләгән чек инвестицион фонды, мәшәкатьне синең өстеңнән алып, син баесын өчен тирләп-пешеп приватизациядә катнашачак. Болары – ваучер инвестицион фондлары гөмбәдән дә ныграк үрчеделәр, телевизордан реклама артыннан реклама явып, ымсындырып, җиңел байлыклар вәгъдә итте. Бу вакыйгаларны искә алганда, авторның йөрәге татлы кысыла, аны ләззәтле сагыш биләп ала. Никадәр наив булганбыз без ул елларда!

Ул чакта әле Россиядә фонд базарлары юк, глобаль капитализмның атрибутлары белән без бөтенләй таныш түгел. Уңышлы предприятиеләрнең акцияләрен каян алырга икәнен дә белеп бетермибез. Иң мөһиме: 1992 елда Россиядә рентабельле эшләүче бер предприятие дә юк диярлек. Илне түләмәүләр кризисы биләп алган. Җитештерүче заводларның чимал алырга акчасы юк, алар җитештергәнне сатып алырга тиешле предприятиеләр һәм халык шулай ук бөлгенлек хәлендә. Нидер җитештереп-ясап булмый, җитештергәнне сатып булмый. Илдә сәнәгать товарлары түгел, яшәү өчен котылгысыз кирәкле азык-төлекне куллану моңарчы күрелмәгән темплар белән кимегән. Яшелчә куллану – 84, ит ашау – 80, балык һәм сөт куллану 56 процентка түбәнәйгән.

1992 елның декабрендә мин бура кадәр сыер егып суйдым, итне алучы юк иде. Тамак туклыктан түгел азык-төлекнең сатылмавы, кулларда акча юклыктан. Кинәт кенә эшләгәне өчен тиеннәр генә алып яшәүгә күчкән интеллигенция, эшсез калып, урамга куылган завод эшчеләре генә түгел, Ватанны сакларга тиешле армия ачыга иде. 1993 елның башында Владивостокта Хәрби диңгез флотына чакырылган 4 яшь моряк ачтан үлде, 250 яшь сугышчы дистрофия дигән диагноз белән (ачыгу сәбәпле ябыгу) госпитальгә эләкте. Бөтен ил шаулады. Хәрби көчләр кулында гына булырга тиешле корал кара базарда ачыктан-ачык диярлек сатыла. Яисә контрабанда ысулы белән чит илләргә озатыла. Атом-төш материалларына кадәр шулай сатылды. Иң нык саклана торган стратегик әйберләр шулай урлап сатуга чыгарылгач, гражданлык предприятиеләрендәге хәлне күз алдына китерегез инде! Урланган, таланган, йолкынган һәм бөлгән җитештерү мәйданнары сатуга куелырга һәм, аларны сатып алып, ач россиялеләр арасыннан тиз арада урта сыйныф калкып чыгарга һәм икътисадны алга этәрергә тиеш дип саналды. Һәрхәлдә, ваучерлы приватизациянең идеологик асылын безгә шулай аңлаттылар.

Номиналь бәясе ун мең сум дип саналган ваучерның чын бәясе, имештер, ике «Волга» автомобиленә тора. Ваучерның «әтисе», ул чордагы федераль хөкүмәтнең вице-премьеры Чубайс әфәнде приватизация чегын шулай бәяләде. Совет чорының затлы автомобиле булып саналган «Волга» – иң кыйммәт йөрүче машина, аның бәясенә 3–4 «Жигули» алырга була иде. Мин үзем ул машинага бары тик бер тапкыр утырып карадым. 1992 елныңмы, 1993 елныңмы маенда профессор Фәрит Миргалимович Хатиповның 1960 нчы елларда чыккан иске машинасын ремонттан соң сынап карап, Казан тирәли әйләндек. Соңыннан ул искене сатып, Фәрит абый яңа «Жигули» алды. Кулга ваучер тотканда, без менә шундый ике байлыкка тиенгәнебезгә ышанып, дулкынланып алырга тиеш идек.

Алай була алмавын, ил байлыгын кулларга тигезләп бүлү мөмкин түгелен чамалый идек, әлбәттә. Чубайс әйткән бәягә берәү дә ышанмады. Кулдагы чыпчык һавадагы торнага караганда яхшырак, дип санаучылар ваучерларны саттылар. 1993 елның маенда бер приватизация чегы бәясе 3–4 мең сум йөри иде. Чагыштырыгыз: 1993 елда ипи бәясе 200дән алып 500 сумга кадәр тора иде. Бу – социаль әһәмиятле продукт буларак йөгәнләбрәк торган бәя.

Пассив күпчелек ваучерларын чек инвестиция фондларына тапшырды. Рәсми даирәләр тарафыннан хупланган фондлар бар иде. Татарстан укытучылары өчен махсус «Образование» дигән фонд оешты. 1993–1994 елларда Россия матбугатында Татарстан фондларының активлыгы турында язмалар күренде. Рус патриотлары татарларның иң өметле предприятиеләрне үз кулларына төшерүләреннән зарланыштыргаладылар. Яңа мәйданга чыккан фондлар беренче елда бик мул һәм ымсындыра торган дивидендлар түләделәр. Аларның акционерлары ул чакта оештыручылар үзләре генә икәнлеген әйтеп тормадылар, билгеле. Без әле кулга ваучерларны алып та өлгермәгән идек, кемнәрдер инде аларның өлешчесенә әйләнергә өлгереп баеп та яталар дигән иллюзия тудырылды. Укытучыларның зур күпчелеге тыныч кына, «акмаса да тамар» дигән уй белән, ваучерларын «Образование»гә тапшырды. Гаилә әгъзаларының ике «Волга»сы да күп очракта шул юлдан китте. Чеклар җыеп алынгач, фонд дивидендлар түләүне бик нык киметте, тиеннәргә генә калдырды. Дивидендлар алу өчен кайбер мәгълүматлар соралган хатлар килгәләде дип истә калган. Вәләкин табыш шундый иде: җавап хаты язсаң, конверт бәясен капларга да җитми. Фондны оештырган шәхес төшеп калмады калуын. Россия байларының исемлегендә үзенә лаеклы урын тапты. Соңгы елларда Франциядә затлы замок сатып алып, Европада тамыр җәйде. «Образование» исә бөлде ул, миллионлаган сумлык зыянга эшли башлады. Хәер, ул вакытта инде аның беренче оештыручысының фондка бернинди дә катнашы юк иде. Без исә, миллионлаган Россия гражданнары, алтыннарны җиргә күмеп үсеп чыгуын көтеп утырган Буратинолар хәлендә калдык.

Ваучерга акция сатып алып отучылар булды булуын. «Газпром» акцияләре кыйммәтләнеп, ваучерны шуларга алыштыручылар арасында, чынлап та, машина алучылар булгалады. Вәләкин «Газпром» да ваучерлата төрле төбәктә төрлечә бәяләнә иде. Түбән Новгород өлкәсендә 1994 елда бер ваучерга РАО «Газпром»ның 2000 акциясен биргәннәр. 2008 елда боларны 700 мең сумга сатарга мөмкин булган. Ярыйсы гына ике машина алу мөмкинлеге биргән Чубайс кәгазе. Мәскәү өлкәсендә исә приватизация чегын «Газпром»ның 700 акциясенә генә алыштырганнар. Бу – 2008 елда 245 мең сумга тиң байлык. Шулай ук ярыйсы, яңа машина алырлык. Мәскәүнең үзендә ваучер табигый монополиянең 50 акциясен генә гарантияләгән. Монысы «Газпром»ның иң кыйммәт чагында 17 мең сум гына табыш биргән. Ваучерга алыштырганнан соң күзгә күренерлек табыш биргән башка компанияләрнең акцияләрен атау кыен. Нефтьчеләр бар инде. Әмма нефть компанияләрен сатканда, анда эшләүчеләр, бигрәк тә топ-менеджерлар өстенлекләрдән файдалана иде. Шуңа күрә номиналы бертөсле булса да, старт вакытында ук приватизация чегы төрле катлау кешеләренә төрле мөмкинлекләр ачты. Ул чактагы дәүләт предприятиеләренең җитәкчеләре ваучерлаштырудан оттылар, әлбәттә. (Сүз матди яктан оту турында бара, тормыштагы отышны-уңышны бу юллар авторы, мәсәлән, бөтенләй башкача бәяли.) «Кызыл директор»ларның байтагы «Форбс»ның миллиардерлар исемлегенә эләкте. Үзләре эләкмәсә, балаларын этеп кертте.

Россия приватизациясе «гасыр аферасы», «гасыр мошенниклыгы» буларак тарихка язылды. Бу язманың авторы, ул эпопеяны искә төшергәндә, «оттырдым» дигән һичбер үкенеч кичерми. Ерак яшьлекнең бер истәлеге итеп кенә карый үткәндәге хәлләргә. Шуңа күрә беркемне дә ләгънәтләми дә, йөрәгендә үч ташы да йөртми. Фамилиянең миллиардерлар исемлегендә булуы бәхет гарантияләми, шуны белә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү