16 август кичендә Липецк шәһәренең 9 нчы микрорайонында коточкыч җинаять кылынган. Ир үзенең элеккеге хатынына һәм аның яңа иренә балта белән һөҗүм иткән. Барысы да аларның уртак балалары күз алдында булган.
LipetskMedia хәбәр итүенчә, 33 яшьлек ир-атның баш сөяге сынган һәм баш мие җәрәхәтләнгән, аны хастаханә реанимациясенә озатканнар. 32 яшьлек хатын тагын да җитди яраланган. Аның үпкәсе тишелгән, бармагы өзелгән һәм башы ярылган.
Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар, аны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.