Авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа гамәлгә керә

Россия Хөкүмәте быел авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаны гамәлгә ашыра башлаячак. Аның нигезендә, соңгы биш елда яшәү өчен яраксыз дип танылган йортларны сүтү яки реконструкцияләүгә 22,5 миллиард сум биреләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Программа буенча, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр яраксыз дип танылган йортларны сүтү яки реконструкцияләү эшләре күздә тотыла. Мишустин әйтүенчә, 2017 елның мартына авария хәлендә дип танылган торактан күчерү эшләрен 1 майга кадәр тулысынча төгәлләгән 9 төбәккә беренчеләрдән булып акча җибәреләчәк.

Шулай итеп, төбәкләр барлыгы 500 мең кв.м мәйданда иске торак фондын яңарту мөмкинлеге алачак. Хөкүмәт ярдәме нигезендә 26,5 меңнән артыграк кешенең тормыш шартларын яхшырту күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, Казан башкарма комитеты август аенда Совет районында авария хәлендәге аз катлы йортларны (Карьер урамындагы 1 нче, Карбышев урамындагы 12 нче, Академик Губкин урамындагы 25нче, Каспийская урамындагы 8нче йортлар) сүтү турында карар чыгарды.


Фикер өстәү