Оборона министрлыгы: Россия армиясе “Искәндәр” ракетасы белән Украинаның 200 хәрби хезмәткәре утырган эшелонны юк иткән

Резервистларның Донбасска барышы булган.

Россия армиясе Днепропетровск өлкәсе Чаплино тимер юл станциясендә “Искәндәр” ракетасы белән Украинаның хәрби эшелонына һөҗүм иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы белдергән.
Нәтиҗәдә Донбасска баручы 200 резервист, шулай ук 10 берәмлек хәрби техника юк ителгән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Оборона министрлыгы Россиянең Таҗикстан һәм Кыргызстандагы базаларын көчәйтелгән хәрби әзерлеккә куелуын белдергән. Сергей Шойгу әйтүенчә, Мәскәү Әфганстандагы хәлләрне җайга салу буенча барлык халыкара инициативаларны хуплый.


Фикер өстәү