Айназ Габидуллина: «Әнием «Иң матуры — безнең кияү», — ди»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларыбыз белән матурлык турында, ә төгәлрәк әйтсәк, ир-атларга чибәрлекнең кирәк булу-булмавы турында сөйләштек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?

Айназ Габидуллина, блогер:

— Юк, килешмим. Һәркемгә чамасын белеп кыяфәтен кайгыртырга кирәк дигән фикердә мин. Ир-ат вакытында чәчен кистереп, кырынып, чиста-пөхтә киенгән булырга тиеш. Заманасына карап актуаль киенсә үзенә үк рәхәт, минемчә. Булачак иремне бары тик кыяфәтенә карап кына сайламадым, әлбәттә. Матурлыгы, холык-фигыле, миңа карата мөнәсәбәте һ.б. — барысы да ошады. Шуңа карамастан, минем ирем — чыннан да матур кеше. Бу — объектив бәя (көлә). Әнием дә «Иң матуры — безнең кияү!»- ди.


Фикер өстәү