Путин Әфганстандагы хәлләрне җайга салу буенча Мәскәүдә очрашулар әзерләү турында белдергән

Россия Президенты Владимир Путин Әфганстандагы хәлләрне җайга салу буенча очрашулар әзерләү турында хәбәр иткән. Очрашуларны октябрь аенда Мәскәүдә үткәрү күздә тотыла. Ил башлыгы БДБдәге коллегаларыннан киңәйтелгән “өчлек” (Россия, АКШ, Кытай белән Пакьстан) форматында эшне яңартуга ярдәм итүне сораган.

“Әфганстандагы хәлләрне көйләүгә омтылырга кирәк. Киңәйтелгән өчлек эшен яңартуга барыбыз да ярдәм итә алабыз. Мин сездән шуны сорыйм. Биредә Россия, АКШ, Кытай белән Пакьстан күздә тотыла. Шулай ук “Мәскәү форматы”н (югарыда телгә алып үтелгән илләрдән тыш, Үзәк Азия илләре дә керә) да хуплавыгыз кирәк”, -дигән ул БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында.

“Якын киләчәктә – октябрь аенда шушы механизмнар кысаларында Мәскәүдә очрашулар үткәрергә җыенабыз”, – дип өстәгән ул.


Фикер өстәү