Тир бәясе. Урак өстендә комбайнчыларның күңелен күрергә тырышалар

Игенченең авыр хезмәте лаеклы бәясен алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әледән-әле искәртеп килә. Районнарда һәм хуҗалыкларда җир кешесен ничек зурлыйлар? Без шул хакта белештек.

Билгеле булганча, районнарда һәр атна саен алдынгы комбайнчыларны акчалата бүләклиләр. Кайдадыр аның күләме 1–3 мең сум булса, кайдадыр 2–5 мең сум. Боларга өстәп, кайбер хуҗалыкларда, районнарда өстәмә кызыксындыру чаралары да каралган.

Әнә Чирмешән районында «Сөлчә» җәмгыяте уракта үзен иң алдынгы буларак күрсәткән комбайнчыны дүрт центнерлы, бүген чалырлык үгез белән бүләкләргә вәгъдә биргән. «Палессе»лар белән ярышырга кыен булганлыктан, «Дон» комбайнчылары арасында җиңүчегә 1,5 центнерлы үгез биреләчәк икән.

– Башкача булмый, туганым, – диде «Сөлчә» җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов. – Мин аларның хезмәтен беркемгә дә теләмим, чөнки игенченең нинди шартларда эшләгәнен үзем генә беләм. Бу эсседә көн буе кырда бит алар. Менә әле яннарында басып торам. Берсе ватылып кайткан. Төн буе комбайн янында булды. Әле дә муеннан майга батып, техникасын рәтли ул. Бөтен кешене икмәк белән туендырыр өчен тырыша. Чәчүен чәчәсең, аны җыеп аласы да бар бит әле. Барысы да – шул комбайнчы егетләрнең җилкәсендә. Үзем дә – яшьтән эшләп үскән кеше мин. Көтүче дә, мал табибы да, колхоз рәисе дә булдым. Барысын да бик яхшы аңлыйм.

Хәмзә Хамматов әйтүенчә, хуҗалыкның 3181 гектар җире бар. Кырларда дүрт комбайнчы эшли. Шуларның икесе – «Палессе» комбайны.

– Егетләр бик тырышлар. Барлык игенчеләр арасында алдынгы урынга чыкканы үзенә ошаган үгезне сайлап алачак, – диде ул. – Моннан тыш, комбайнчыларга – бишәр, аларның ярдәмчеләренә өчәр түк печән кайтардык. Хезмәт хакларына өстәп, егермешәр мең сум премия дә бирдем. Аннан соң күпме эшләүләренә карап, өстәмә акча да булачак. Моннан тыш, үзләре нинди культура тели, берәр бункер шуны бирәм.

Башка районнар да игенчеләрен булдыра алганча зурлый. Актаныш районында, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, галим-агроном Кәрам Гарипов премиясе бар. Әлеге премиягә ия булган алдынгылар саллы гына күләмдә акчалата бүләкләнә, диделәр безгә районның матбугат үзәгендә. Арча районында да урып-җыю нәтиҗәләре буенча алдынгы 20 комбайнчыга унар мең сум премия каралган.

Зәйдә җир кешеләренә аеруча зур хөрмәт күрсәтәләр. Язын алдынгы механизаторларны «Гранта» машинасы биреп куандырсалар, көзен кыр батырына зур күләмле премия бирмәкчеләр. Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, өч ел рәттән, ел нәтиҗәләре буенча алдынгы комбайнчыларга зур күләмдә өстәмә акча бирелә.

– Узган ел без андый игенчеләргә 50, 70 һәм 100 мең сум премия бирдек. Быел, икътисади яктан авыррак булгач, премиянең суммасы кимеде. Шулай итеп, быел 4,5 мең тоннадан артык ашлык җыйган игенчене – 70 мең сум, 4–5,5 мең тоннага кадәр ашлык суктыручыны – 50 мең, 3,5–4 мең тоннага кадәр җыйган кешене 30 мең сум белән бүләклибез. Әлеге акча хезмәт хакына өстәп бирелә, – диде идарә башлыгы.

Бүгенгә районда 3 мең тоннадан артык ашлык җыеп алучылар бар икән инде. Язын исә кыр эшләрендә актив катнашып, зур тырышлык күрсәткәннәрне хөрмәтләгәннәр. 15 механизаторга 50шәр мең сум күләмендә премия биргәннәр. Ә иң алдынгы тракторчыга 1 млн сумлык машина эләккән.

Мондый бүләкләр игенчеләрнең үзләренә дә ошый, билгеле. Яңа Чишмә районында 40 ел комбайнда эшләп, алдынгы урыннарны бирмәгән Исхак Нәҗиповның саллы бүләкләрдән бәхете булган. Шушы еллар эчендә ул күп тапкыр акчалата премияләр дә, терлекләр дә, башка затлы бүләкләр дә алган. Ләкин шулай да иң истә калганы – «Шевроле Нива» машинасы, ди.

– Аны миңа район 2018 елда бүләк итте. Аңа кадәр дә, аннан соң да әллә никадәр бүләк алдым, ләкин иң кадерлесе шул машина булды. Игенченең тынгысыз хезмәтен зурлау дип кабул иттем мин аны. 60 яшемне тутыргач, комбайннан тракторга утырдым. Шуңа күрә быел алдынгы комбайнчыларга нәрсә вәгъдә итүләрен белмим. Игенче бүләк дип эшләмәсә дә, биргәч, барыбер рәхәт, горурлык инде ул, – диде Исхак Нәҗипов.

 

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 967 мең гектардан артык мәйданда 3 млн 700 мең тоннага якын уңыш җыеп алынган. 

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү