Комбайнчыларга бушлай ашлыгы да, премиясе дә булачак

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республиканың 19 районында урып-җыю эшләре башланып китте. Аларга көн саен яңа хуҗалыклар өстәлә.

Нурлат районы хуҗалыкларында – 7157 гектарда, Алексеевск районында – 3715, Буа хуҗалыкларында – 3459, Әлки районында  3323 гектарда игеннәр  теземнәргә салынган. Чистай, Азнакай, Чүпрәле районнарында да урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.

Иң югары уңыш – Зәй районы хуҗалыкларында: гектарыннан 58,6 центнер чыга. Тәтештә бу күрсәткеч – 50,1 центнер, Минзәләдә – 46,9, Нурлатта – 43,7, Ютазыда – 42,5, Лаеш районы хуҗалыкларында 40,2 центнер тәшкил итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, якындагы атна-ун көн эчендә республиканың барлык районнарында да урып-җыюның иң актив чоры булачак. Барлыгы 1 миллион 500 мең гектардан артык  мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар.

Хуҗалыкларда техника кабул итү буенча узган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, игенне теземнәргә салу, ашлык суктыру комбайннары, тагылма җайланмалар вакытында төзәтелгән хуҗалыклар кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылый. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, башка кирәк-яраклар җитәрлек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов әйтүенчә, хуҗалыкларда булган 3458 комбайнның 3269ы, ягъни 95 проценты урып-җыю эшләрендә катнаша.

Халыкта «кырдагысы түгел, амбардагысы кыйммәт» дип тикмәгә әйтелмидер. Әлеге җәһәттән, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров уздырган видеокиңәшмәдә ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеватор җитәкчеләре алдына бу эшне тиешле югарылыкта оештыру бурычы куелды.

Вакытында җыелып, амбарларга кайтса, уңыш башка еллардагыдан ким булмас дигән өмет бар. Күбрәк булса да, артык түгел анысы. Ел дәвамында көтеп алган ашлык бит ул. Белгечләр фаразлавынча,  бәяләр дә башка еллардан югарырак булыр дигән өмет бар.

Бәя дигәннән, Югары Ослан районы Мәйдан авылы читендә узган «Комбайннар парады»нда да сүз шул турыда барды. Хуҗалык җитәкчесе Шамил Закиров әйтүенчә, авыл тарихында беренче тапкыр  500 гектардан артык арыш чәчкәннәр. Берничә көн элек теземнәргә салынган арышны суктырып та карадылар. Һич арттырусыз – гектарыннан 38 центнер чыга! «Бәясе дә без өметләнгәнчә булса, шактый керем алачакбыз», – ди кырык елга якын эш тәҗрибәсе булган Шамил Закиров.

Югары Ослан районына баруымның тагын бер сәбәбе – быел биредә һәр хуҗалык уракка төшәр алдыннан, алдынгы терлекче, механизатор, хуҗалык белгечләрен җыеп, үзенә күрә кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Шунда ук комбайнчылар арасында узачак бәйге шартлары да игълан ителде. Алдынгы механизатор Айдар Өметбаев сүзләренә караганда, матди кызыксындыру шартлары һәр комбайнчыга көн саен ким дигәндә 3 мең сум өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә.

Комбайнчылар Рәис һәм Рәмис Гомәровларның да киләчәккә өметләре зурдан. Акчага өстәп, хуҗалык һәр комбайнчыга 1 тонна ашлыкны бушлай бирәчәк, диләр. Терлек асраган кешегә анысы да ярап куя.

Гадәттә, комбайнчылар, машина йөртүчеләр һәм урып-җыюда катнашучылар өчен мондый бәйгеләр һәр район, һәр хуҗалыкның матди мөмкинлекләренә карап оештырыла. Быел да шулай. Әйтик, Зәй районында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 8 комбайнчыга 100әр мең сум бирелсә, Арча хуҗалыкларының алдынгы комбайнчылары атна саен акчалата бүләк алачак.

Ахыргы нәтиҗәләр буенча Арча хуҗалыкларында 20 комбайнчыны 10ар мең сум акчалата бүләкләү дә каралган. Ә Балтач алдынгыларына атна саен 1 мең сум акча бирелә. Моннан тыш, һәр район алдынгы комбайнчылар, машина йөртүчеләр һәм урып-җыюда катнашучылар өчен үз бүләкләрен булдырган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, министрлык комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында республика күләмендә уздырыла торган бәйгенең шартларын якын араларда  игълан итәргә җыена.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү