Ике авыру (Гыйбрәтле кыйсса)

Хастаханәдә ике урынлы бүлмәдә ике авыру яткан. Аларның икесендә дә нәкъ  бертөсле урын-җир, бертөсле шартлар… Әмма авыруларның берсе бердәнбер тәрәзәдән карап яткан, икенчесе янында шәфкать туташларын чакыра торган төймә урнашкан.

Вакыт үткән, ел фасыллары алышынган… Тәрәзә янында ятканы дустына урамда күргән һәр нәрсәсен тәфсилләп сөйләп биргән: яңгыр сибәли, кояш яктырта, агачларга бәс кунган, салмак кына сары яфраклар коела, кешеләр һәм машиналар йөри. Анда дөнья бар.

Ләкин көннәрдән беркөнне тәрәзә янында ятканының хәле начарлана, ә тегесе нишләптер шәфкать туташын чакырмый. Нәтиҗәдә авыру үлеп китә. Икенче көнне палатага бүтән авыруны китерәләр һәм тегесе, мөмкинлектән файдаланып, тәрәзә янына күчеп ята. Ә анда… Ул тәрәзәнең бер стенага чыгуын, анда сорылыктан башка берни дә булмавын күреп ала. Күпмедер вакыт дәшми торгач, күршесенә болай ди:

– Беләсеңме, төнлә хәлем начарланса… шәфкать туташын ярдәмгә чакырма.


Фикер өстәү