– Теш чистартканда, казналыклар канап интектерә. Ул ни сәбәпле каный икән?
Алсу Сафина. Казан
Сорауга теш табибы Әлфия Зарипова җавап бирә:
– Күпләр теш щеткасын дөрес сайламый. Ул каты булса, теш казналыкларын бик тиз сафтан чыгарачак. Организмга К, С витамины җитмәгәндә дә теш казналыклары канарга мөмкин. Шуңа күрә күбрәк цитрус җимешләр, баллы борыч, кәбестә ашарга тырышыгыз. Казналыклар гингивит, пародонтит кебек авырулар вакытында да канарга мөмкин.