Йолдызнамә | 29 август – 4 сентябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Атна башында үзегезне романтик хис-тойгылар бөтереп алырга мөмкин. Әмма хисләнергә түгел, эшләргә кирәк, дип өйрәтмәкче йолдызлар. Гомумән, бу атнада хисләрдән арыну, хыялны чынбарлыктан аеру авыргарак туры килер шикелле…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сүздә дә, гамәлдә дә саклык кирәк. Юкса кечкенә генә хата да авырлык китерергә мөмкин. Атна ахырында килеп туган хәл ниндидер ят эшкә алынырга мәҗбүр итәр. Куркасы юк: сез аны бик оста башкарып, әйбәт кенә әҗерен дә алачаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эштә кемнең кем икәнен ачып салырдай катлаулырак хәлләр килеп чыгар. Бу үзегезгә бик тә кызыклы һәм файдалы нәтиҗәләр чыгару белән төгәлләнер. Атна ахырында керем көтегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна башында ниндидер эшегез барып чыкмаса, ике дә уйламыйча, башкасына тотыныгыз. Тегесе акрынлап кына үзеннән-үзе хәл ителәчәк! Бу атнада хәтта бик кире кешеләр белән дә уртак тел табып, искитмәле уңышларга ирешәчәксез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Тормышка карата мөнәсәбәтне үзгәртү, яңа планнар кору өчен искиткеч уңайлы атна. Эш алыштыру тәкъдиме булырга мөмкин. Уйлап карагыз, әйбәт кенә килеп чыгар шикелле ул.

Кыз (24.08 – 22.09) Бер мәсьәләдә хаклы булуыгызны сабыр гына расларга туры килер. Үпкәләшү, көнләшү, шикләнүләрне читкә алып ташларга вакыт. Шулай икән, дөньяларыгыз шундук түгәрәкләнеп, ямьләнеп киткәндәй булачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башында күңелле хәбәрләр көтегез. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачачак алар! Өстәвенә әле танышыгыз да бик урынлы киңәшләрен биреп сөендерәчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнадагы кыенлыклар үзегезне чыныктырып, җиңүгә таба бер баскычка әйләнеп куяр. Үзегезне күрсәтү абруегызны үстереп җибәрер, җитәкчегезнең күңеленә хуш килер. Атна ахырында сөенечле яңалыклар ишетелер.

Укчы (23.11 – 21.12) Белеп торыгыз: җаваплылыктан котылырга тырышу үзегезгә генә зыян салырга мөмкин. Инде ахырына якынлашкан кебек тоелучы эшләрегезне төгәлләргә ашыкмагыз: нечкәлекләре килеп чыгарга мөмкин. Атна уртасында табыш керүен көтегез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сак булыгыз: үз көчегезгә артыгын ышану аз-маз күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Атна уртасында күңелегезне үстереп җибәрердәй хәбәрләр ишетерсез. Тик эштә дә, гаиләдә дә бәхәсләшүдән качарга тырышыгыз: тавыш чыгаруыгыз бар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бу атнада күп кенә мәсьәләләрегез җайлы гына хәл ителер. Гомумән, эшләрегез уңышлы барыр. Матди кыенлыклар да, ниһаять, узганда калып, керемнәрегез күзгә күренеп артыр.

Балык (20.02 – 20.03) Соңгы вакытларда тынычлыгыгызны җуйган проблемаларыгыз әйбәт кенә хәл ителеп куяр. Җитәкчегез, мөмкинлекләрегезне күреп, үзегезгә карата мөнәсәбәтне яхшы якка үзгәртер. Бер танышыгыз вәгъдәсен үтәр.

 


Фикер өстәү