Җырчы Илсур Сафин: «Мактаганнар да, әрләгәннәр дә көч бирә»

Бүген татар музыка сәнгате ни хәлдә? Профессиональ җырчы нинди булырга тиеш? Иҗатыңны киң катлауга ничек җиткерергә? Җырчы, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Бүген эстрадада җырчыларның ниндие генә юк. Сезнеңчә, кем ул профессиональ җырчы – махсус музыкаль белемгә ия кешеме, әллә инде моңга бай, сәнгатькә гашыйк, сәхнәне үз итүчеме?

–  Ходайдан сиңа талант бирелгән икән, ул талантны тагын да үстерергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Җырчы белемле булырга тиеш. Ул тарихны да, әдәбиятны да, үзебезнең татар халык җырларын, классик әсәрләрне, хәзерге заман әсәрләрен дә белергә тиеш. Сәхнәдә үзеңне тоту, тамашачы белән аралашу кебек әйберләрне дә белү мөһим. Укырга, вокалның серләренә төшенергә, яхшы репертуар булдырырга кирәк. Артист үзенең белеме белән халыкны да тәрбияләсен иде.

– Сезне Татарстанның алтын баритон тавышы диләр. Шушы дәрәҗәгә ирешү өчен нинди киртәләрне узарга туры килде?

– Мин «алтын» тавышларны – Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхабиев, Ренат Ибраһимов, Георг Отс, Мөслим Магомаевны тыңлап үстем. Консерваториядә Әлфия Заһидуллина классында укыдым. Без аны «икенче әнкәй» дип йөртә идек. Иҗат юлына бастырганы өчен, мин аңа бик рәхмәтле. Консерваторияне тәмамлагач, филармониягә эшкә кердем. Анда тагын да репертуар тупладым, татар музыка сәнгатенә төшендем. Тормыш булгач, төрле вакыйгалар булгандыр. Гел турыдан гына бармаган, тайпылулар, абынулар да булгандыр. Мин һәрвакыт үземнең ялгышларны табып, аларны үзем төзәтергә тырыштым. Шул вакытта гына син кеше, чын җырчы була аласың.

– Татар эстрадасы репертуарын чит ил классикасы белән баеткан җырчыларның берсе дә сез. Репертуарыгызда рус, инглиз, итальян телендәге җырлар бар. Кабул итмәүчеләр, тәнкыйть итүчеләр булмадымы?

– Барысы да һаман яхшы булып барды дип әйтә алмыйм, булгандыр инде.  «Тел бетә» дип тә әйтүчеләр булды. Бөтенесе үзебездән тора бит. Тел, дин, рухи байлык булганда, без беркайчан да югалмаячакбыз. Мин концертларны Казанда һәрвакыт ике телдә куйдым. Кабат бер артист та алай эшләмәде. Кызык бит: руслар килеп, татар музыкасын тыңлый. Нинди генә милләт вәкилләре килмәде минем концертларга?! Заллар тулы иде. Тәнкыйтьләүчеләр дә, мактаганнар да, әрләгәннәр дә көч бирә. Алар әйтеп торсыннар, без эшли торыйк. Әгәр берни әйтмәсәләр, бер сүз дә яңгырамаса, ул кызыксыну уятмый дигән сүз бит инде. Аның шунысы начар.

– Бүгенге татар музыка сәнгатен ничек бәялисез?

– Музыка сәнгатендә кешенең эчке дөньясы, күңел байлыгы, профессиональлек, эстетика, әхлак, фикер, мәгънә кебек төшенчәләр бетеп бара. Татар эстрадасы зур караңгы күләгә астында кала бирә. Сәхнәдә профессиональлек булырга тиеш. Җырны компьютерда тарттырып, җайлап дөреслиләр дә, сәхнәгә чыгып җырлыйлар. Халык әнә шуны тыңлый да. Ә профессионалларны өнәп бетерми, чөнки ул аның тавышын да, эчке дөньясын да аңламый.

– Алайса, сәхнәдә нинди җырлар яңгырарга тиеш?

– Заман үзгәрә дип, бик җиңеләеп китмик инде. Эстраданың нигезе булып татар халык җырлары торырга тиеш. Бер-ике нотадан гына торган җырлар җырлыйлар хәзер. Төрек стиленә охшатып җырлау модага керде. Үзебезнең татар музыкасы яңгырашы бөтенләй башка бит ул. Безнең үзебезнең йөзебез бар. Халык үзен-үзе тәрбияләсен иде. Һаман да сикерешеп-биеп кенә йөреп булмый бит инде. Радио һәм телевидение тәрбия өлкәсендә бик зур роль уйный. Әткәй-әнкәй, илебез, туган нигез турында күбрәк җырлар булсын, сәхнәгә укымышлы кешеләр менсен иде. Хәзерге эстрада – тормышның көзгесе бит.

– Үзеңнең иҗатыңны киң катлауга җиткерү өчен шактый тырышырга кирәк. Аның үз серләре бармы?

– Хәзер мөмкинлекләр бик күп. Укырга, гел тавыш өстендә, тембр белән эшләргә кирәк. Җырчы ул – спортчы кебек. Спортчылар аз гына шөгыльләнми торса, шундук формадан чыга. Җырчылар да шулай ук. Ә ул форманы кайтару өчен атналар, айлар кирәк.

– Сез күп еллар дәвамында Казан мәдәният институтында студентларга вокал дәресләре бирдегез. Сезнең укучыларыгыз популяр җырчылар булдылар. Аларның иҗатын күзәтеп барасызмы?

– Мәдәният институтында 14 ел укыттым. Укучыларымның бөтенесенең үз урыны, тамашачысы бар, Аллага шөкер. Аларның репертуарлары белән танышып, концертларын карап барам. Кайсылары җыр-бию ансамблендә эшли, кайсылары үзләренең коллективлары белән зур шәһәрләрдә, районнарда чыгыш ясыйлар. Мин моңа бик шатланам. 2019 елда Рок мәктәбендә укыта башладым. Анда эшли торган ханымнар, ир-егетләр, 15ләп кеше –

укытучылар, табиблар, инженерлар шөгыльләнә. Русча да, татарча да, инглизчә дә җырлыйлар, бик яратып йөриләр.

– Бер әңгәмәдә, студентларыма мин бик таләпчән, дигәнсез, улыгызга да шундыймы сез? Ул сәхнә юлын сайласа, нәрсә әйтерсез?

– Укучыларыма карата да, улыма да бик таләпчән мин, безне дә шулай тәрбияләделәр бит. Улым Руслан алтынчы сыйныфка бара. Сәхнәдән читтә ул. Тарих, география белән бик кызыксына. Илләр турында, Казан турында күпне белә. Бөтенесенә дә тырыша.

– Үз гомере буе кеше тәҗрибә туплый, «эчтәлек» җыя. Сезнең – 60 яшькә җиткән, 30 елдан артык иҗат белән яшәүченең эчтәлеге нидән гыйбарәт? Бүгенге тормышыгыз белән канәгатьме сез?

– Мин Ходайдан хәзер исәнлек кенә сорыйм. Җыр сәнгатенә килгәнемә, татар халкының зур шәхесләре белән очрашканыма, алар белән сөйләшүемә чиксез шатмын. Яшьлек – бәхет, дип әйтәбез. Мин моның белән килешмим. Бәхет ул – картлыкка җитү, үзеңнең аягыңда, үзеңнең акылыңда 70–80гә кадәр яшәү, гаиләң, балаларың-оныкларың булу. Бераз гына мирасым калса бу дөньяда, мине шул да бәхетле итәр.

Блиц-сораштыру:

– Иң яраткан җырыгыз нинди?

– Мине иҗатымда таныткан «Сөюем бакчасы» җыры.

– Кешедә ачуыгызны чыгара торган сыйфат?

– Икейөзлелек, арттан сөйләп йөрү.

– Иң бәхетле көнегез?

– Улым Русланны алып кайткан көн.

– Бүген нинди максатлар белән яшисез?

– Исән-сау булу. Кеше булып калу, мирас калдыру.

– Тормыш девизыгыз нинди?

– Намуслы һәм дөрес булу.

                                                                              Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү