Казанда Халыкара яшьләр үзәге барлыкка киләчәк, ул төрле илләрнең яшь кешеләре арасында аралашу функциясен башкарачак. Аның мәйданчыгында шулай ук уртак чаралар уздырылачак, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
«Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучыларны кызыксындырган кызыклы проектларның берсе-Казанда Халыкара яшьләр үзәге булдыру, ул Россия һәм ИХО илләре коммуникацияләрен ныгыту һәм ярдәм итү институты булачак», — дип хәбәр иткән Тимур Сөләйманов.
Сөләйманов сүзләренә караганда, әлегә үзәк төзүнең конкрет даталары турында сөйләргә иртәрәк, әмма аны булдыру саммит нәтиҗәләре буенча төзеләчәк .