Татарстанда икенче тәүлек рәттән 200 дән артык кеше коронавирус белән зарарланганы ачыкланган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 247 коронавирус белән авыручы ачыкланган. 58 пациентны хастаханәләргә салганнар, үлем очракларын теркәмәгәннәр. Бу хакта Россия стопкоронавирус порталы мәгълүматлары сөйли.

Көндез Республикада май аеннан башлап беренче тапкыр 200 дән артык Covid-19 белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 августта Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Ул битлек режимын сакларга һәм төбәктә вакцинация үткәрүне активлаштырырга чакырды.


Фикер өстәү