Көнбатышка виза юк, алтынны Кытайга сатабыз

Федераль хөкүмәт газетасының дүшәмбе саны, Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары алдагы атнадан Россия белән визалар турында килешүне туктатып торырга ниятлиләр, дигән хәбәр урнаштырган. Соңгы атналарда визалар мәсьәләсе, чынлап та, бик кискенләште, мәгълүмат кырындагы кайнар темага әверелде.

Россиянең ут күршеләре – Көнбатышта аңа терәлеп торган илләр Көнчыгыш күршеләрен үзләренә килүдән тыю турында беренче булып чәчрәп чыкты. Эш шуңа барып җитте: хәтта инде үзләрендә рөхсәт алып яшәп ятучы россиялеләрне дә яшәү хокукыннан (вид на жительство) мәхрүм итү һәм визаларын гамәлдән чыгару турында шаулаучы илләр барлыкка килде. Вәләкин ул шаукымга Европаның иң куәтле һәм дәрәҗәле илләре кушылып ук бетмәде. Франция һәм Германия «Россия Хөкүмәте белән бәйләнеше булмаган»нарга виза бирүне дәвам итүне яклады. Оппозиционер икәнсең, Көнбатыш капка синең өчен ябылмый ягъни. Бик кирәкле белгечләрне – галимнәр, сәнгатькәрләр, инженерларны үз илләреннән сөрүнең үз башларына да сугуын Европада күпчелек яхшы аңлый.

Таяк ике башлы бит. Әле санкцияләр күсәгенең үз башларына төшүеннән дә айный алмаган илләр байтак. Тимер пәрдә аша чыкканда, «махсус хәрби операция»не якламавың турында имза салып кына чыгу мөмкинлеген кертергә теләгән илләр бар. Бу соңгы чарага Мәскәүдәге җете патриот сәясәтчеләрнең аеруча каны кыза. Андый документка имза салучыларны Россия гражданлыгыннан мәхрүм итү идеясен байрак итеп селтәгән сәясәтчеләр күренә. Патриотларның визасыз калу ихтималлыгына кызыл чүпрәккә ташланган үгез кебек котырып ябышулары бик аңлашылып ук та җитми. Дөрес, аларның күбесенең күчемсез милеге, банк хисаплары Көнбатышта. Нәрсәгә гади кешегә Көнбатыш? Азия – Африка илләре, Якын Көнчыгыш безне үзләренә бик теләп кертә, шулай булгач, ял итәсең киләме, эшкә сусадыңмы, шул өченче дөнья илләренең һавасы менә дигән бит инде. Үз илеңдә тир түгеп, үз илеңдә ял итсәң дә, бер җирең дә кителми. Дөрес, әле яңа гына Польшадан кайтучылар андагы азык-төлекнең арзанлыгына тел шартлатты шартлатуын. Әмма үз илеңнең кыйммәтле икмәген чит илдәге арзанлы бәлешкә алыштыру теләге ватанпәрвәрлектән түгел инде ул, ни дисәң дә.

Көнбатыш белән пар чыгарып талашуыбыз дус илләр файдасына. Әллә никадәр дивидендлар алалар шул конфликттан. Кытайга ташкүмер ярты бәясеннән китә. Россия нефтен утыз процентлык дисконт белән (арзанайтып) этеп кертергә тырышабыз. Европада безнең «кара алтын»га эмбарго срогы якынлашкан саен, дисконт күләме артырга да ихтимал. «Кара алтын» гына түгел, ялтырап торган чып-чын Россия алтыны да бик шәп үтә дус илләргә. Кытай июль аенда Россиядән алтын импортлауны июнь белән чагыштырганда 8,6 тапкыр арттырган. Ә үткән елның июле белән чагыштырганда арту 50 тапкыр. Моңарчы алтынны Бөекбритания күпләп алган булса (безнең экспортның 84 проценты), хәзер Россия алтынын британнар яратмый башлаган. Германия, Франция, Италия кебек илләр дә, безгә үч итеп, алтынсыз калалар. Хәтта нейтраль Швейцария дә аннан баш тартты. Ә менә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Кытайдан калышмаска тырышып, алтынга тиенә. Алтын экспортының бәясе әйтелми, яшерен. Тик шулай да белгечләр, дисконт 30 процент тирәсе, диләр.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү