Татарстанда “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узачак

3 сентябрьдә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акция узачак.

Акциядә катнашучыларга Бөек Ватан сугышына бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Моның өчен диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк.

Программа кысасында «Татарстан сугыш елларында» дигән экскурсияләр, Татарстан Милли музеенда узачак «Солдатка хат» дәресе дә каралган. Анда сугыш вакытындагы почта эше белән танышырга мөмкин. Шулай ук фронт посылкасын җыеп, өлкәннәргә өчпочмаклы хатлар язып та булачак.

2019 елда диктантны 24 илдән – 105 мең, 2021 елда 80 илдән 1,5 миллион кеше язган.


Фикер өстәү