Электрон сигарет тарткан балаларның үлеме очраклары арткан

Республикада балаларның электрон сигаретлар тартудан вафат булу очраклары теркәлгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова шулай дип белдергән.

Ул күпме баланың гомере өзелүен тәгаен генә аныклап үтмәгән. Кызганычка, күп кенә балалар тәмәке тартуның, шул исәптән электрон сигаретлар көйрәтүнең бик тә зыянлы булуын аңламый, дип кенә искәрткән.

“Электрон тәмәкенең зарарлы булуын аңларга теләмиләр. Иң элек балаларга моны яхшылап төшендерергә кирәк. Сәламәт тормыш рәвешенә омтылу бар. Тик барыбер балаларның күпчелеге тәмәкегә тартыла”, – дип билгеләп үткән Осипова.

Ул шулай ук балаларның газ баллоннары парларын сулаудан харап булу очракларын билгеләп үткән. Аларны кызыксыну “үтерә”, дигән ул, һәм ата-аналардан ббалаларына моның ише хәлләрнең фаҗига белән тәмамлану куркынычын аңлатуларын сораган.


Фикер өстәү