Казанда Кабан күле янында яңа яшүсмерләр-яшьләр үзәге барлыкка киләчәк

Татарстан башкаласында Урта Кабан күле — Бутырская урамы янында яшүсмерләр-яшьләр үзәген төзү планлаштырыла. Башкарма комитет территорияне планлаштыру проекты буенча иҗтимагый фикер алышуларны агымдагы елның 9 сентябренә билгеләгән, бу хакта шәһәр документлары һәм хокук актларының электрон җыентыгында язылган.

Территорияне планлаштыру проектының гомуми мәйданы 2 гектар тәшкил итәчәк. Яңа объект төзүдән тыш, якындагы территорияне дә төзекләндерәчәкләр.

 


Фикер өстәү