Владимир Путин Үзбәкстан Президенты Мирзиёевны бәйсезлек көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевны республика бәйсезлеге көне белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Россия дәүләте башлыгы Үзбәкстанның икътисади һәм социаль өлкәдә киң танылган уңышларга ирешүен һәм дөнья аренасында югары абруй казануын билгеләп үткән.

«Безнең дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр стратегик партнерлык һәм союздашлык рухында тиз үсә», дигән Путин.

Ул ике илнең уртак тырышлыгы белән киләчәктә дә, ике якка да файдалы элемтәләр төзелүенә ышануын белдерде.

 


Фикер өстәү