Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көннәре узды

Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да Үзбәкстан мәдәнияте көннәре уза. Алар илнең бәйсезлегенең 30 еллыгына багышлана.

Татарстан Халыкларының дуслык йортында бәйрәм тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Азиз Абдухакимов һәм Үзбәкстанның Казандагы консулы Фариддин Насриев катнашты, дип хәбәр итте республика парламентыныжы матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанны һәм Россияне, шул исәптән Татарстанны да, тарихи, мәдәни һәм икътисади мөнәсәбәтләр бәйли. «Үзбәкстанда татарларның зур диаспорасы бар, биредә татарлар саны 300 мең чамасы. Татарстанда Үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе иң күп санлы һәм активларның берсе. Үзбәк җәмгыяте вәкилләренең күбесе өчен Татарстан күптән икенче өйгә әверелде. Татарстанда барлык милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдырыла», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 30 ел бәйсезлек вакытында үзбәк халкы зур уңышларга иреште. «Без сезнең илнең уңышларына, иминлегенә һәм үсешенә сөенәбез. Сезнең белән бергә дәүләт бәйрәмен зур Россиянең бөтен төбәкләре бәйрәм итә, Үзбәкстан мәдәнияте көннәрен уздыра. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет, тугандаш Үзбәкстанның чәчәк атуын һәм тыныч яшәвен телим», – диде ул.

Үзбәкстан вице-премьеры Азиз Абдухакимов Мәдәният көннәрен югары дәрәҗәдә уздырган өчен татарстанлыларга рәхмәт әйтте һәм үзбәк, рус һәм татар халыкларының гасырлардан килгән дуслыгы булуын искәртте. «Безнең белән бергә Үзбәкстан бәйсезлегенең 30 еллыгын бәйрәм итүегезгә чын күңелдән шатбыз, – диде ул. – Безнең күп кенә ватандашларыбыз Татарстанда үз урынын тапты, белем алды, эшлиләр, гаилә коралар. Бездә уртак, якын телләр, гореф-гадәтләр, мәдәният, дин күп, без бер-беребезне тәрҗемәчедән башка аңлыйбыз. Дуслык өчен рәхмәт!», – диде ул.


Фикер өстәү