«Идея» технопаркына яңа гендиректор билгеләнде

Казанның «Идея» технопаркын Диас Сафин җитәкләячәк. Аны Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры, технопаркның Директорлар советы рәисе Айнур Айделдинов тәкъдим итте. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диас Сафин элек Dahua Technology RUS вәкиллеген җитәкләгән, шулай ук «Софт-Троник» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән. «Идея» генераль директоры постында Диас Сафин Олег Ибраһимовны алыштырды.

«Технопарк җитәкчелеге алдында һәрвакытта да гадәттән тыш бурычлар тора иде. 15 елдан артык „Идея“ дә эшләгән Олег Евгеньевич [Ибраһимов] технопарк уңышына үз өлешен кертте», — дип белдерде Айнур Айделдинов.


Фикер өстәү