«Түбән Кама термалары» көн саен 1,5 меңнән артык кешене кабул итә ала

Түбән Камадагы әлеге сәламәтлек һәм ял итү үзәгендә бүген Рөстәм Миңнеханов та булды.

Биредә термаль бассейннар, 14 төрле сауна һәм мунча, хамам, мини-аквапарк эшли. Монда дәвалау һәм профилактика процедуралары да узарга мөмкин.
“Түбән Кама термалары” – муниципаль-хосусый партнерлык проекты. Шәһәр хакимияте инвесторга Яшьлек урамында төзелеп бетмәгән бинаны тапшырган. Озакка сузылган төзелеш торгызылган һәм аның урынында сәламәтләндерү үзәге булдырылган. Үзәк көн саен 1,5 меңнән артык кешене кабул итә ала.


Фикер өстәү