Чаллыда “Мастеровойлар” рус драма театры ачылды

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Әлеге бина 2020 елның октябренә төзелә башлаган. Ике ел эчендә 13 мең квадрат метр мәйданлы 4 катлы зур бина сафка баскан. Театрның тамаша залы 500 кешене сыйдыра. Артистлар өчен исә 100 кешегә исәпләнгән репитицияләр залы да эшлиячәк.

Моннан тыш театр бинасында кунак бүлмәсе, буфет, хуҗалык бүлмәләре дә бар. Спектакльләрне тамаша кылырга килгән кешегә машина кую ягы да кайгыртылган. Театр янәшәсендә 71 “тимер ат”ка исәпләнгән машина кую урыны бар.


Фикер өстәү