Чаллыда балигъ булмаган бала берничә кешегә пычак белән һөҗүм иткән, берсе каты яраланган

Белгечләр егетне психиатрия экспертизасына җибәрергә ниятли.

Чаллыда балигъ булмаган бала берничә кешегә пычак белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итә KazanFirst. Бу хәл шәһәрнең 49 нчы комплексындагы ишегалдында була. Шаһтлар сүзләренчә, дүрт кеше зыян күргән.

KazanFirst аңлатма сорап хокук саклау органнары вәкиленә мөрәҗәгать иткән. УБу хәл дөрестәндә булган дип белдерәләр. Моннан тыш, KazanFirst әңгәмәдәше тикшерүчеләрнең шикләнелүчегә каршы җинаять эше кузгатуын, һәм аны кулга алуларын ассызыклаган. Зыян күрүчеләргә килгәндә, аларның берсе каты яраланган, калганнары чагыштырмача яхшы хәлдә. Балигъ булмаган баланы психиатрия экспертизасына җибәрергә ниятлиләр.


Фикер өстәү