Көтеп алган кунак кадерле. Татарстанга килгән туристлар саны 50 процентка арткан

Көтеп алган кунак кадерле, ди халык. Кунаклар яраткан Татарстан өчен бигрәк тә. Бу елның 8 аенда республикага килгән туристлар саны да, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 50 процентка диярлек үскән ди әнә. Моңа инде эчке туризмның популярлашуы да, Татарстан һәм аның башкаласының кунаклар өчен кызыклы булуы да тәэсир иткәндер.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хәбәр иткәнчә, 2021 елда туристлар саны 3,3 млн кеше булган. 2020 елгы күрсәткечтән 74 процентка зуррак бу. Бу елның 8 аенда Татарстан һәм башкалага килгән туристлар саны 48 процентка арткан.

– Туристлар өчен аеруча кызыклы булган урыннарда, әйтик, Болгарда, кунаклар саны 154 процентка үсте. Җәй айларында туристлар агымы 30 процентка артты, – дип саннар белән куандырды Айгөл Балахонцева.

Моннан тыш Казан Кремленә – 2,6 млн, Зөя утрау-шәһәрчегенә – 1 млн, Болгарга – 855 мең, Алабугага – 375 мең, Чистайга 134 мең турист килгән.

Кешеләре күп булгач, баш өстенә түбә тәкъдим иткән урыннарга да ихтыяҗ зурдан булган дигән сүз инде. Айгөл Балахонцева сүзләренчә, кунакханәләргә эш 8 процентка арткан.

Ә Казаннан кайсы тарафларга күбрәк очканнар соң? «Казан» аэропортының стратегик үсеш буенча директоры Андрей Лопатин әйтүенчә, бу елның 8 аенда Мәскәү һәм Анталиягә очучылар аеруча күп булган.

– Ил эчендәге очышлар буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Новосибирск, Кавказ Минераль суларына рейслар популярлар рәтендә булды. Халыкара очышларга килгәндә, башкала аэропортыннан Анталия, Истанбул, Дубай, Дүшәнбе, Худжанд шәһәрләренә очучылар күп булды, – дип аңлатты ул.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков сүзләренә караганда, һава юлларын сайлаучылар санын арттыруга ирешкәннәр. Дөрес, бу БДБ илләренә очу хисабына. Чит илләргә рейслар арту түгел, кимүгә таба юнәлгән, билгеле.

– Татарстанның өч аэропорты аша бу елның 8 аенда 3 млн пассажир узды. Бу былтыргы күрсәткечтән 1 процентка күбрәк. 70 төрле юнәлеш буенча очыш ясарга мөмкин. Шуларның 12се – БДБ илләрен, 6сы – халыкара маршрутлар, 60 юнәлеш – ил эчендә, – дип аңлатты министр урынбасары.

Сәяхәт итәргә яратучылар өчен яңалык та бар. Шушы арада Казаннан чит илләргә яңа авиарейслар оештырыла башлар дип көтелә.

–  2022–2023 елның кышкы сезонында яңа рейслар барлыкка килә. Аерым алганда, атнага ике тапкыр Белградка, шулай ук Тель-Авив, Тегеран, Иркутск, Новокузнецк шәһәрләренә рейслар оештырылачак, – дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропорты генераль директоры Сергей Романцов. Әлегә бу рейсларның төгәл көннәре билгеле түгел.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү