“Хатын-кыз куллары белән” Халыкара халык һөнәрләре һәм кәсебе фестивале үткәрелә

2-4 декабрь көннәрендә Мәскәү шәһәренең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ, 55 нче павильон), Россия Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык ярдәмендә, “Хатын-кыз куллары белән” (“Руками женщины”) 4 нче Халыкара халык һөнәрләре һәм кәсебе фестивале үткәреләчәк.

Анда катнашу өчен Россиянең 85 төбәгеннән, БДБ һәм чит илләрдән компанияләр, оешмалар, туристлык компанияләре вәкилләре, халык иҗаты осталары, кәсепче, дизайнер, рәссамнар, башка иҗат юнәлешләре вәкилләре чакырыла.

Фестиваль кәсепчелек, декоратив гамәли сәнгать, милли киемнәр һәм традицияләр аша Россия халыкларының милли үзенчәлекләрен күрсәтү максатында уздырыла.
“Хатын кыз куллары” фестивале – кулдан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр белән таныштыру урыны да әле. Чара Яңа ел алды тылсымы рухында үткәрелә.

Фестивальдә халык һөнәрләре һәм кәсебе, төбәктә яшәүче хатын-кызларның үзенчәлекләре аша төбәкнең милли колоритын, аның хатын-кызларны кече һәм урта бизнеска җәлеп итү көчен күрсәтергә, төбәкнең туристлык маршрутлары белән таныштырырга һ.б. мөмкин.

Чарада катнашу шартлары проектның рәсми сайтына (www.handswomen.com) урнаштырылган.
Фестивальдә катнашу өчен теркәлергә мөмкин дә инде.


Фикер өстәү