Казанда бер малай яшьтәшен пычак белән яралаганнан соң тикшерү башлады

«Дәрвишләр» полиция бүлегенә шәһәр мәктәпләренең берсендә бер укучының яшьтәшен очлы әйбер белән җәрәхәтләве хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, ике үсмер арасында аларның берсе сыйныфташының апасына бәйләнүе сәбәпле низаг килеп чыккан. Алар мәктәпнең спорт залы янында очрашырга килешкән.

«Очрашуга килгәч, аларның берсе мәктәп букчасыннан пычакка охшаган әйбер тартып чыгарган һәм яшьтәшенең күкрәгенә ике тапкыр кадаган», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Тоткарланган үсмер полицейскийларга әлеге пычакны спорт белән шөгыльләнгән вакытта спорт мәйданчыгында табып алуы турында әйткән.

Зыян күргән укучыга ярдәм күрсәткәннәр.

«Дәрвишләр» полиция бүлегендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Алынган тән җәрәхәтләре буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк.


Фикер өстәү