Балам өчен салым кайтарып буламы?

Кызым түләүле бүлеккә укырга керде. Укыганда түләгән акчадан салым чигерүе кайтырып була дип ишеткән идем. Аның өчен кая барасы? Нинди документлар кирәк икән? Ул көндезге бүлектә укыган балалар өчен генәме? Әллә инде читтән торып укучылар да акча кайтара аламы?

Гөлсинә Фәрхиева, Казан

Казан шәһәренең 6 нчы салым инспекциясе баш белгече Рәмзия Мөхетдинова:

– Һәркем белем алганы өчен тотылган акчаның 13 процентын кайтарырга хокуклы. Түләүле мәктәпләр, чит телләргә өйрәтә торган курслар, машина таныклыгы алу өчен автомәктәптә уку, квалификацияне күтәрү өчен белемне арттыру, балалар өчен спорт секцияләре, музыка, сәнгать мәктәпләре, төрле түгәрәкләр өчен тотылган чыгымнарның 13 процентын кайтарырга була. Моның өчен әлеге белем бирү оешмаларының лицензияле һәм сезнең алар белән килешү төзелгән булырга тиеш.

Укыган өчен түләгән акчаның 13 процентын һәр елны кайтарып алып була. Әгәр инде кеше ахыргы курста укый һәм бер тапкыр да салым кайтармаган икән, бу очракта соңгы өч елга гына акчаны кайтара аласыз. Тагын бер шарты бар – салым акчасын көндезге бүлектә укучылар гына кайтара ала. Моның өчен уку йорты белән килешү, белем бирү оешмасының лицензиясенең күчермәсе, укыган өчен түләгәнлеккә квитанция, 2-НДФЛ белешмәсе, паспорт, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе, банкта ачылган исәп счеты, шул банкның реквизитлары кирәк булачак.


Фикер өстәү