Татарстанда яшәүчеләрне кырау төшү ихтималы турында кисәттеләр

-1 градуска кадәр суык көтелә.

Иртәгә – 10 сентябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кырау төшәргә мөмкин. Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр суык һәм кырау көтелә.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүчеләр хәзер октябрь аена хас “суыклык” кичерә. Сентябрьдә климатик норма буенча тәүлеклек уртача температура +16 градус булырга тиеш. Ләкин чынында ул күпкә түбән.


Фикер өстәү