Татарстанда янә кырау төшү куркынычы турында кисәткәннәр

Иртәгә – 11 майда төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән кырау төшәргә мөмкин. Шуңа күрә республика синоптиклары янә кырау төшү ихтималы турында кисәтә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, бүген төнлә явым-төшем көтелми, иртәгә исә көндез бераз яңгыр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14…+19 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Җомга көнне көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+19 градуска күтәрелсә, төнлә +3…+8 градуска кадәр төшәчәк.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Гидрометеоүзәк 9 һәм 10 майда кырау төшү ихтималы турында кисәткән инде.


Фикер өстәү