Мисыр кунакханәләрендә сумнар кабул ителә башлаячак

Сентябрь ахырыннан сумны Мисырда кулланыла торган валюталар исемлегенә кертүне планлаштыралар. Бу хакта “РИА Новости” Tez Tour туроператорының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Сентябрь азагыннан Россия сумы илдә куллынылучы валюталар исемлегенә кертелә. Сезон башында туристлык компанияләренә һәм кунакханәләргә сумнарны кабул итү мөмкинлеге тудыру, һичшиксез, туристлар ташкыны үсүгә уңай йогынты ячаячак”. – дип белдерелгән Tez Tour туроператорыннан.
Мисырның банк бүлекләрендә махсус терминаллар ачу күздә тотыла. Әмма аларның тәгаен ничегрәк эшләячәге мәгълүм түгел әле.


Фикер өстәү