«КАМАЗ»ны туктаттылар: Чаллы командасы икенче урынга төште

Ике очрашу рәттән җиңүне кулдан ычкындырган «Рубин», ниһаять, өч очкога ия булды. Казан командасы Мәскәү өлкәсендә 2:1 исәбе белән «Велес»тан өстен чыкты. Шунысы да бар: Леонид Слуцкий футболчылары хәлиткеч тупны очрашу ахырында гына кертә алды.

Әлеге уңыштан соң «Рубин» турнир таблицасында өченче урынга күтәрелде. Беренче урында – «Алания». Владикавказ командасы сезон башыннан бирле беренчелекне бирмәгән «КАМАЗ»дан 4:2 исәбе белән өстен чыкты. Алдагы 8 очрашуда Чаллы футболчылары нибары 4 туп керттергән иде. Бу – «КАМАЗ»ның беренче җиңелүе. Чаллы командасы турнир таблицасында икенче урынга төште. «Нефтехимик» 1:2 исәбе белән «Арсенал»га оттырды.


Фикер өстәү