Казан Россиянең иң тыныч шәһәрләре исемлегенә кергән

Казан Россиянең иң тыныч шәһәрләре исемлегендә 8 нче урынга чыккан. Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Сочи исемлектә беренче өч урынны алган.

«Работа.ru» һәм «СберЗдоровье» сервислары, халык арасында сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗә чыгарган. Респондентларның 42 проценты Түбән Новгородны яклап тавыш биргән. 37 проценты Санкт-Петербургны иң тыныч шәһәр буларак санауларын әйткән. 35 проценты Сочины сайлаган. Иң тыныч 10 шәһәр исәбенә шулай ук Ярославль, Калининград, Вологда, Мәскәү, Казан, Владимир һәм Краснодар кергән.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты фикеренчә, тыныч тормышка хас төп билгеләр – тормышның салмак кына агышы һәм буш вакытка ия булу. 49 проценты искәрткәнчә, елмаючан, ачык йөзле кешеләр шәһәргә тынычлык иңдерә. 35 проценты билгеләп үткәнчә, урамнары чиста, юлларында машиналар аз булган шәһәрне, тыныч шәһәр, дип атарга мөмкин. Шулай ук халык саны – аз, ә шәһәрнең кечкенә булуы, аз катлы йортларның өстенлек итүе дә тынычлык билгеләре булып санала.

«СберЗдоровье» психологы әйтүенчә, яшеллекнең җитмәве, биналарның сорылыгы стрессны көчәйтә. Паркларга бай шәһәрләрдә яшәүчеләр үзләрен бәхетлерәк хис итә. Тавыш һәм һаваның пычрак булуы да психикага йогынты ясый. Әмма, икенче яктан, зур шәһәрдә акча эшләү, үсү мөмкинлекләре күбрәк. Монысы да – психика өчен бик мөһим.

 


Фикер өстәү