Александр Шадриков: “Экологияне саклар өчен балалар белән дус булырга кирәк”

Шимбә көнне Казанның Изумруд күле янәшәсендә “Яшел Россия” дип аталган экологик өмә узды. Әле чара уен форматында үтте. Анда 400 гә якын кеше катнашты. 106 команда сәгать ярымда 2246 килограмм чүп җыеп алды.

– Әгәр тирә- ягыбыз гел чиста булсын дисәк, кечкенә балалар белән дус булырга кирәк, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Алар бит өмәләргә үзләре генә йөрми, әти-әниләрен дә алып килә. Шуңа күрә төп максатыбыз – балага кечкенәдән экология хакында сөйләү. Киләчәктә мәктәптә “Экология” фәнен дә укытырга иде. Әлегә Татарстанның 103 мәктәбендә экология сыйныфлары бар. Без һәр баланың табигатькә якын булуын, аны саклавын, яклавын телибез.


Фикер өстәү