Түләүле юллар кемнәргәдер бушлай булырга мөмкин

Россиядә 2023-2026 елларда түләүле юлларда электр транспортында бушлай йөрү гамәлгә кертелергә мөмкин. Бу хакта “Известия” Хөкүмәттәге чыганагы мәгълүматларына ТАЯНЫП ЯЗА.

Икътисади үсеш министры урынбасары Максим Колесников та моны раслаган. “Быел август аенда Россия Хөкүмәте Икътисади үсеш, Транспорт, Энергетика министрлыкларына, Финанс министрлыгы белән берлектә, илнең бөтен территориясендә түләүле юлларда электр автомобильләренә бушлай йөрүне билгеләү өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты”, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, электр автомобильләрен сатып алуны отышлыракка әйләндерергә тиешле чараларның берсе бу.

Мондый машиналарга парковка өчен дә, транспорт салымы да түлисе юк.


Фикер өстәү