Азия-Тын океан төбәге илләреннән кирәкле товарлар төягән поезд 11 көндә Татарстанга килеп җиткән

Бүген Казанга Владивостоктан тәүге контейнер поезды килеп җитте. Азия-Тын океан төбәге илләреннән халык өчен көндәлек кирәкле товарлар төягән поезд безгә 11 көн килгән. Исегезгә төшерәбез: Владивосток-Казан маршруты буенча  даими поездлар җибәрү тантанасы 6 сентябрь көнне, Көнчыгыш икътисади форумы кысасында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Татарстан Президенты ярдәмчесе, бизнес-омбудсмен Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, контейнер поезды товарны китереп җиткерү вакытын ике тапкыр киметү мөмкинлеге бирә.

FESCO Kazan Shuttle поездлары аена ике тапкыр Владивосток станциясеннән Казанның Тихорецкая станциясенә товар китерәчәк. Аннан инде товар Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең башка шәһәрләренә җибәреләчәк. Моңа кадәр йөкләрнең күпчелеге Мәскәү аша китерелгән. Владивостоктан килгән тәүге поезд барлыгы 85 контейнер – 1,2 мең тоннадан артыграк йөк китергән.

 

 

 


Фикер өстәү