Рөстәм Асаев: «Авылда яши алмаслык егет түгел лә мин!»

Бүген Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев фикеренчә югары сәнгать үги бала хәлендә. Ни өчен ул шул хәлдә калган? Җырчы авыз ачып җырлыйсы килмәгән чакларда кайдан көч ала?   Без әнә шул хакта сөйләштек.

– 45 яшегезне нинди уй-ниятләр белән каршы аласыз?

– Гомер тиз уза икән, Лилия, 45кә дә җиттек. Шулай да, минем өчен бу – үсмерлек чоры гына. Ниндидер зур нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйм. Үткән тормыш юлыма борылып карыйм да иҗатта да, тормышта да эшләнмәгән, эшләргә өлгермәгән гамәлләремне барлыйм. Аннан соң, мин һәрвакыт иҗатыма, репертуарыма сак карадым. Ике-өч көнлек җырларны башкармаска тырыштым. Күңелемә чын, затлы әсәрләр якын. Дөрес, бүген халыкка «мондый» җырлар кирәк. Мин аларга һич кенә дә каршы түгел, булсыннар. Әмма алар бит килешкән кешегә генә килешә.

Үткәннәр турында уйланырга яратасызмы?

– Үткәннәр сагындыра ул. Белмим, мин бик «иске» кешеме икән соң инде, яшь чаклар гына түгел, ул чактагы тормышны сагынам. Сүз дә юк, бүген шулкадәр яхшы шартларда яшибез, бар нәрсә дә бар. Ләкин тыштан ялтырый, ә эчтән… Нәрсәне генә алсаң да, сыйфаты кими, эчтәлеге фәкыйрьләнә кебек. Күркәм кешелек сыйфатлары, ихласлык югала. Чын, югары сәнгать үги бала хәлендә, чөнки тамашачы үзгәрә. Дөресрәге, хәзер без яңа буын тамашачы белән эшлибез. Халыкка шоу кирәк. 5–10 елдан ни булып бетәр – белмим. Концерт дигәнебез банкетка әйләнерме инде… Урамнан барганда матур-матур йортлар күрәбез. Ләкин нигезләре булмаса, алар басып тора алмас иде. Ә нигез күренми. Иҗатта да шулай бит ул. Классик әсәрләребез булмаса, безнең сәнгать яши алмас иде.

«Кайвакыт миңа: «Фәлән җырчы бии-бии җырлый, шуңа яраталар аны, нигә син дә шулай итмисең?» ­– диләр. Мин бит биюче түгел, андый сәләтем юк. Тамашачыга яраклашыр өчен генә бии башларга җыенмыйм да. Балалар да әнә ике ноталы җырлар тыңлап үсә. Берничә елдан татар эстрадасында да шундый гына җырлар калырмы икән? Шулар турында уйлый башлыйм да авыз ачып җырлыйсым да килми кайчак».

– Андый чакта янә чыгып җырларга көч, илһам каян табыла?

– Миңа бит техника «җене» кагылган. Авылга кайтып, кулга ачкыч-фәлән тотып, шул техника янында бөтерелеп йөрим. Онытылам, начар уйлардан араланам. Балачактан, әтинең алдына утырып, руль тотарга өйрәнгән чаклардан ук канга сеңгән бер шөгылем инде ул. Биш ел комбайнчы булып та эшләдем бит әле мин. Хәзер генә кәчтүм-чалбардан йөрсәк тә, сыер койрыгы борып үскән малайлар инде без (көлә). Авыл электән якын миңа. Шулай сала тормышы белән яшәп алам да кире үз тормышыма кайтам. Ничек кенә булмасын, сәхнәдән китү авыр. Ул бит – хобби гына түгел, тормышымның аерылгысыз өлеше.

– Шәһәр тормышын ташлап, авылда яшәр идегезме?

– Рәхәтләнеп! Цивилизация үтеп кергән авылда түгел, чын салада яшәр идем. Һәм бу турыда бик еш уйланам. Акчасы да, машинасы да, фатиры да кирәк түгел. Күңел тынычлыгы булсын иде. Бу кайнап торган шәһәрдән, шау-шу, вак-төяк мәшәкатьләрдән качасы килә кайчак. Шулардан читтә, тынычта, маллар асрап, үз көемә яшәр идем. Ләкин балаларымны җитеш тормыштан, яхшы шартлардан мәхрүм итәргә хакым юк, аларны тиешенчә үстерәсе иде. Ә болай, авылда яши алмаслык егет түгел лә мин!

– Рөстәм абый, бер интервьюда сез, җырчы дипломлы булырга тиеш, дигәнсез. Ләкин бүген яшьрәк башкаручылар арасында, артист булыр өчен укып торырга кирәк түгел, дигәнрәк фикер популяр.

– Белеме булмаганнар әйтә инде ул сүзне. Ничек кенә булмасын, артист укырга, укымышлы булырга тиеш. Син бит – игътибар үзәгендә. Сәхнәгә чыгып, ничәмә-ничә кеше каршында чыгыш ясыйсың. Чыктым да җырладым түгел бит әле ул. Ярар, тавышың бар ди, ә сәхнәдә үзеңне тота беләсеңме соң? Укыган кешене басып торуыннан да танып була. Ләкин ул белем фәлән курс белән генә тәмамланырга тиеш түгел. Артистның һәрвакыт үсештә булуы мөһим.

– Шәһәр филармониясе мәдәни үзәктән бераз читкәрәк – «Чулпан»га күченде. Моңа карап, сезгә – филармония солистларына тамашачы тарафыннан игътибар кимемәдеме?

– Юк. Халык бик рәхәтләнеп йөри. Шәһәрнең ул өлешендә яшәүчеләр өчен мондый мәдәният үзәге ачылу – бик зур бүләк инде ул. Бик сусаганнар. Аннан соң, безнең репертуар да бай бит. Гади концертлар гына түгел, спектакльләр дә куябыз. Балалар белән актив эшлибез. Без – җырчы гына, дип утырмыйбыз. Кыш бабаен да, Патшасын да уйнарга туры килә. Кыскасы, төрле юнәлештә, төрле тамашачы өчен эшлибез. Шуңа да, шөкер, залларыбыз һәрвакыт тулы була.

– Сез бит әле – күпбалалы әти дә. Балалар тәрбияләүдә нинди кагыйдәләргә таянасыз?

– Гомумән, балага лаеклы тәрбия бирү – гаять катлаулы нәрсә. Бүгенге заманда – бигрәк тә. Чөнки хәзер сабыйларны бездән башка да «тәрбияләүчеләр» – телевидение, интернет бар. Ә аларның йогынтысы, ай-яй, көчле. Кагыйдәләргә килгәндә, һәр әти-әни баласын үзенчә тәрбиялидер инде ул. Миңа калса, иң мөһиме – баланс. Ягъни камчысы да, перәннеге дә кирәк. Бала нәрсә ярый, нәрсә ярамаганны да белеп үссен, яратудан да мәхрүм ителмәсен.

Блиц-сораштыру:

– Казандагы иң яраткан урыныгыз?

– Кабан күле буе.

– Яраткан фильмыгыз?

– Искра Бабичның «Мужики» фильмы.

– Яраткан спектаклегез?

– «Галиябану».

– Мөмкинлек булса, тормышыгызны үзгәртер идегезме?

– Әйе.

– Иң зур хыялыгыз?

– Дөньялар тыныч булсын.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү