Владимир Путин якындагы өч елда бюджетның тотрыклылыгын сакларга кушкан

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, икътисади һәм социаль өлкәне модернизацияләү, төбәкләрнең инфраструктурасын ныгыту, аларга ярдәм итү буенча ниятләнелгән бурычларны эзлекле төстә хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк бу.

Россия Президенты Владимир Путин якындагы өч елга (2023-2025 елларга) федераль бюджетны формалаштырганда аның тотрыклылыгын, тиешле балансын саклап калырга кушкан. Бу хакта ТАСС яза.
— Якындагы өч елга да, алга таба да федераль бюджетның тотрыклылыгын һәм тиешле балансын саклап калу мөһим. Бу безгә икътисади һәм социаль өлкәне модернизацияләү, төбәкләрнең инфраструктурасын ныгыту, аларга ярдәм итү буенча ниятләнелгән бурычларны эзлекле төстә хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк, – дип билгеләп үткән ул.

Ил Президенты шулай ук бюджетны төзегәндә керем өлешенә турыдан-туры йогынты ясардай объектив факторларны да исәпкә алырга чакырган. Биредә сүз макроикътисади конъюнктура, шулай ук глобаль товар һәм финанс базарларындагы хәлләрнең торышы турында бара.

Моннан тыш, Путин билгеләп үткәнчә, озакламый федераль бюджетны әзерләү буенча ахыргы карарлар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү