Татарстан Президенты Иранда энергетика һәм нефть-газ сәнәгате өлкәсе өчен җиһазлар җитештерүче заводта булган

Mapna Turbine Engineering – Якын Көнчыгышта һәм Көнбатыш Азиядә энергетика тармагындагы иң зур генераль подрядчы. Завод Иранда электр станцияләре өчен җиһазлар җитештерә.

Заводта газ, пар, җил турбиналары, үзәктән кудырышлы компрессорлар, электр двигательләре, контроль-үлчәү приборлары, бойлер, резурвуарлар эшләп чыгара.

Компания энергетика өлкәсендә барлыгы 167 проектны тормышка ашырган.

Безнең делегация биредәге производство һәм технологияләр белән таныштырылган.


Фикер өстәү