Танылган җырлар авторы, «Спорт сарае» директоры вафат

Бүген 9:00 сәгатьтә Спорт сарае директоры, популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов 71 нче яшендә вафат булган, дип яза «Татар-информ».

Спорт сараенда ул 1997 елдан бирле эшләгән. Биредә баш инженер вазыйфасыннан алып, спорт корылмасы директорына кадәр хезмәт юлы узган.

Спорт сарае – Казанның иң өлкән спорт корылмаларыннан берсе. “Татнефть Арена” төзелгәнче, биредә “Ак Барс” хоккей командасы уйнады. “Баскет-холл” пәйда булганчы, УНИКС да Спорт сараенда ярышты.

Соңгы вакытларда биредә Олимпия резервы мәктәбенннән фигуралы шуу белән шөгыльләнүче балалар күнегүләр уза, шулай ук ВХЛда уйнаучы “Барс” ярышлары үткәрелә.


Фикер өстәү