Боз, җир, акбур ашарга теләү нәрсә белән бәйле булуын аңлатканнар

Ашарга ярамый торган әйберләрне ашау теләге витаминнар җитмәү күрсәткече. Кемдер боз, җир, балчык, штукатурка, кәгазь кебек әйберне еллар буе ашый. Бу сәламәтлек өчен зарарлы.

Акбур ашарга омтылу анемия, кальций, С, Д, Е витаминнары җитмәү белән бәйле булырга мөмкин. Буяу, гипс, җир — кальций һәм Д витамины җитмәгәнлек билгесе.

Гадәттән тыш ризыклар ашыйсы килү күбесенчә анемия билгесе ди белгечләр.

Моның сәбәбен ачыкларга кирәк. Сәламәтлек бик какшаган булырга мөмкин. Табибка мөрәҗәгать итү һәм тикшерү үткәрү кирәк. Бу аеруча йөкле хатын-кызларга һәм имезүче әниләргә кагыла.


Фикер өстәү