Үзәк Банк куллану кредитлары һәм займнар бирүгә чикләүләр кертә

Россия Үзәк Банкы киләсе елның 1 гыйнварыннан куллану кредитлары һәм микрозаймнар бирүгә чикләүләр кертә. Бу бурычлар күләме артуга бәйле.

Шулай итеп, зур күләмдә кредит түләүчеләргә һәм залогсыз гына озак вакытка кредит алырга теләүчеләргә кредит бирү чикләнелә. Банкларның бер кварталга бирелә торган займ акчасы – 10 процентка кадәр, микрофинанс оешмаларыныкы – 14 процентка кадәр киметеләчәк, дип кисәтә Үзәк Банк.
“Халыкның керемнәре кимү сәбәпле, кредит түләү авырлаша. 2022 елның уртасына түләнелмәгән кредит күләме 10 проценттан артып китте”, – диелә Россия Банкы докладында.

Моңа кадәр Үзәк Банк беренчел кертеме аз күләмдә булган кешеләргә ипотека алуның катлаулануы турында хәбәр иткән иде. Кредит алучының үз акчасы гына беренчел кертем буларак санала (ягъни дәүләт биргән ярдәм моңа кертелми).


Фикер өстәү