Россиядәге өлешчә мобилизация турындагы указ чыкты

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»гы указга кул куйды. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, бүген дәүләт башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыкты, анда өлешчә мобилизацияләү башланутурында хәбәр итте. Хәзер запаста торучы гражданнар, шулай ук кораллы көчләр сафында хезмәт иткәннәр, хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәләре булган кешеләр генә чакырылырга тиеш.


Фикер өстәү